УДК 809.432.1
Г.С.Ха^иева
ТАТАР ТЕЛЕНДЭ ЭПИСТОЛЯР-ХАТЛАР СТИЛЕ
Резюме. Эпистолярный стиль языка находит свое отражение в разных сферах деятельности человека. Некоторые ученые отмечают близость эпистолярного стиля к стилю деловых бумаг и склонны считать его ответвлением. Имеются отдельные виды языка писем, которые изучаются, начиная с XIX века.
Ключевые слова: жанр письма, правила письм,. эпистолярный стиль.
G.S.Khajiyeva. Epistolary genre in Tatar language
Summary. Epistolary style is often used in various spheres of life. Some scientists point to similarity of epistolary style to the style of business documents and tend to refer to epistolary style as to the branch of the style of business documents. There are separate kinds of languages of letters, which have been researched since XIXth century.
Key words: genre of letters, letter rules, epistolary style.
Эпистоляр-хатлар стиле - ^эмгыятьтэге эш-хэллэрне, кешелэр арасындагы
менэсэбэтлэрне, уй-кичерешлэрне кемгэ дэ булса хэбэр туне максат иткэн сейлэм тибы. Тел белемендэ эпистоляр-хатлар стиле
функциональ стильлэрдэн бик нык аерыла дигэн фикер бар [4: 631]. Эпистоляр форма кеше эшчэнлегенец терле сфераларында чагыла,
аларныц Yзенчэлеклэрен Yзендэ булдыра. Эш кэгазьлэре стилендэ эш хатлары аерым урын тоталар, дипломатик, коммерция, шэхси
аралашуны тээмин итэлэр. Фэнни стильдэ
галимнэр арасында аралашу вазыйфасы белэн бергэ информация алышу максатын хатлар Yти. И^тимагый-публицистик стильдэ аерым бер адресатка гына тYгел, э ^эмэгатьчелеккэ багышланган ачык хат аерым бер ^анр булып тора. Шуца кYрэ тел белемендэ эпистоляр-хатлар стиле проза жанры яки эдэбиятныц жанр стиле буларак карала [2: 164; 4: 632]. Эпистоляр-хатлар стилен кайбер галимнэр эш кэгазьлэре стиленэ якын торуы hэм аныц бер тармагы булуын ассызыклап Yтэлэр [10: 15], яки сейлэм стиленец язма формасы булуын исбатлыйлар, аерым хезмэтлэрдэ бу стиль местэкыйль бер тармак буларак аерыла [6: 22]. Шулай да соцгылары белэн килешеп, эпистоляр-хатлар стилен тарихи яктан Yсеш алган аерым бер лексик, фонетик, семантик, морфологик, синтаксик Yзенчэлеклэр белэн билгелэнгэн функциональ катлам тэшкил туче бетен буларак каралырга тиеш дип саныйбыз.
Хат жанрын ейрэнY XIX гасыр уртала-рына карый. М.Иванов Yзенец хрестома-тиясендэ хатларны 12 тематик теркемгэ бYлеп карый: 1. Ханнарга язылган 2. Солтаннарга язылган. 3. ТэбриклэY хатлары. 4. Уведомительное 5. Сорау хатлары 6. Хэбэр ту хаты 7. Дусларча хат 8. Ата-анага юлланган хат 9. Балаларга юлланган хат 10. Туганнарга юлланган хат 11. Дусларга юл-ланган хат. 12. Осведомительное . 1859 елда С.Кукляшевныц “Диване хикайате татар”
дэреслегендэ хат Yрнэклэре бирелэ [3: 7].
Татар теле белемендэ ХХ гасыр башында ук хат язу ысуллары турында терле инструкция-кYрсэткечлэр язылуы мэгълYм. Аларда хатларныц ничек язылырга тиешлеге, CYЗ сайлау мэсьлэлэлэре, хатныц структур-тезелеше турында юнэлеш-инструкциялэр бирелэ. Беренчелэрдэн булып аныдый инструкция кYрсэткечне М.Урманчиев бирэ. Хат терминнына тYбэндэгечэ билгелэмэ бирэ: “хат яки мэк^б дию, шул кэгазьгэ языйб йибэргэнне кабул кыйлучы затларныц берсе бер даирэдэ, берсе башка даирэдэ булса. Эгэр язышучылар икесе дэ бер даирэдэ булса, язылган тэзкирэ диелер” [12: 3]. 1904 елда Б.Паравыйныц “Хат язмак намYнэсе” дигэн хезмэте басылып чыга. “Мэк^б - ике адэмнец башка шэhэрлэрдэ улуб, бер-берсенэ хитаб итеб берсе ацлатмак яхуд ^аваб сурамакларындан гыйбарэт улуб, тэбрик, тэгъзия, тэшэккер, вэ хосусый, вэ акраба мэктYбенэ мэксумдыр. Эгэр йибэрYче илэн кабул идYче икесе бер шэhэрдэ мэктYб диелмэй, тэзкирэ диелэ. Бу мэк^блэргэ бирелгэн ^аваблар башка исем белэн эйтелми фэкать мэк^бенэ кушып тэгъриф иделэр” [9: 4]. Бу хезмэттэ шулай ук эпистоляр-хатлар стиленец лексик катлам-нары да аерымлана. Автор “мэк^п гендэрилэн адэм мефти яhуд казый вэ медэррис олурса фазилэтле, рэшадлы эфэндебез хэзрэтлэре, экниядэн олурса, олы химмэтле, эгэр ата вэ ана олурса, мэрхэмэтле, шэфкэтьле яhуд ир карындашы олурса, азиз, свекле адэм хэзрэтлэре, вэ кыз карындаш олурса, иффэтле, абыстай хэзрэтлэре, вэ эгэр шэкерт олурса, эфэнде хэзрэтлэре дип башлана. Элеге хезмэт эпистоляр-хатлар стилендэ лексик катлам-нарныц аерымлануныц иц беренче YP-нэклэрен чагылдыра. Соцрак чыккан хезмэтлэрдэн К.Баширинец “Хат язмак намYнэсе” хезмэте 1908 елдан соц кабат, 1909 елда, соцрак 1913 елда басылып чыга. Кулланманыц эчтэлеге алдагы хезмэтлэрдэн эллэ ни аерылмый. “Хат -
ике кешенец башка шэhэрдэ улы6 берсенэ хэллэрен ацлатмак яки ^авал сорамактан гыйбарэттер” [8: 3]. К.Башири хат язу
кагыйдэлэренец 5 шартын билгели: бис-милла; элкаб (хат эчтэлеге); хэтимэ (хат йомгагы); имза тарих (хатныц язылу вакыты). Автор шулай ук хатларны 5 тематик теркемгэ бYлеп карый: тэшэккYP хаты (рэхмэт хаты); тэбрик хаты; хэляс (чыгару хаты); истигълэм (хэбэр хаты); экъбирэ хаты (шэхси хат). Кулланма ахырында кYл санда хат Yрнэклэре китерелэ: баладан ата-анага хат; ата-анадан балага хат; бер дусттан икенче дустка хат; лриказщиктан ху^асына хат; бер сэYДЭгэрдэн мeшэрискэ хат; мeшэрстэн ^авал хаты; шэкерттэн остазына хат; остаздан
шэкерткэ хат; сэYДЭгэр угланыннан анасына хат; яца киталханэ ачучыдан мэктYб; бер кыздан икенче бер кызга хат; бер ирнец хатынына язган хаты; хатыныныц иренэ ^авабы. [7: 7]. Шулай ук автор хат язу ысулы турында да яза: “Хат язучы кеше югарыга бисмилла, лакаб, соцра сэлэм языб (зурларга булса хэер-дога риж;а итеб), соцра Yзенец сэлэмен яза. Жэнабе хакында бэян итэр. Моннан соц язылган хаты ж;авал булса ыслайлык, тYбэнчелек илэ языб хатныц
ахырында тэтэвэссыкка дэлалэт итэ торган ^емлэлэр языб имза илэ тарих куел языл бетерер. Хат язганда кэгазьне лычратмаенча язымак лэзем. Башта языл-сызыл эшлэгэн очракта дикъкать белэн карал тeзэтеп, мэYCYДЭгэ карал кYчереп язмак лэзем улыр [7: 5].
Алда кYрсэтелгэн хезмэтлэр белэн бергэ Ш.Абилов, Х.Мицнегулов, М.Гайнет-динов, А.И.0Yхэдиева кб.ларныц гыйльми
эзлэнYлэрендэ хат ^анрын тикшерелэ. Алар-да хатныц ж;анр сыйфатлары, тел Yзен-чэлеклэре тэгаенлэнэ.
Yзлэренец эчтэлеклэре hэм тєзєлєшє
ягыннан хатлар рэсми хатларга hэм шэхси хатларга аерыла. Yз эчлэрендэ ике рэсми hэм шэхси хатлар аерым тематик тeркемчэлэргэ бYленэ. Рэсми хатларда эш кэгазьлэренэ хас рэсми тел Yзенчэлеклэре генэ тYгел, бэлки, тарихи-лублицистик очерклар єчєн харак-терлы хикэялэY алымы да шактый зур урын били [13: 13].
Хат жанры - борынгыдан килэ торган аерым калыллашкан традициялэре, язу стиле, кагыйдэлэре булган кYренеш. БYгенге кeндэ хат язу Y3 статусын, функциясен, кирэклеген югалтмаса да, бераз гына Yзгэреш кичергэн калылка керэ башлады. Гадэти почта аша юлланган хатлар электрон хат юллау белэн алышынды. Язу стиле, язу кагыйдэлэре шул ук калса да, кулъязма хатлар традициясе Yзенец актуальлелеген югалта бара. Элекке заманнарда хатны матур
язу осталыгына ия кешелэргэ яздыртканнар, каллиграфиянец оста эшлэнгэн YPнэклэре
булган. БYген исэ хат язу, каллиграфик осталыкны компьютер алыштыра.
Алтын Урда чорына караган хат YP-нэклэреннэн Туктамыш ханныц Польша короле Ягайлога язган хаты, Олуг Мeхэм-мэтнец тєрєк солтаны Морат II гэ язган хаты, Мeхэммэт ханныц Мэхмэт Фатыйхка юлланган хаты билгеле1.
Олуг Мeхэммэт хан тєрєк солтаны Морад Пгэ язган хатында ике ил арасында дуслык менэсэбэтлэрендэ яшэYне, Yзара ярдэмлэшYне тел шарт ител куя hэм илчелэр алмашырга чакыра. Бу хат эпистоляр-хатлар стиленец бетен талэллэре нигезендэ языл-ган: югары катлау кешелэренец бер-берсенэ мерэ^эгать итYе, югары стиль элитетлары, стандарт трафарет формалар, билгеле бер калылларныц саклануы h.б.
Алтын Урда ханнарыныц икенче хаты 1477 елда Ахмет ибн Мехэммэт ибн Тимури тарафыннан терек солтаны Фатыйх Мэх-мэткэ язылган хатны мисалга китерергэ кирэк. Хан хатлары стиленнэн бераз аерылса да, элеге хатта гарэл-фарсы алынмаларыныц кYплеге билгелэнэ.
XVIII гасыр язма истэлеге Г.Баhадир-шаhныц “Батырша хаты” татар эдэбиятында, тарихында, телендэ аерым урын алыл тора.
Хат язу традициясе, эдэбиятта ж;анр буларак, Алтын Урда шагыйре Харэзминец “Мэхэббэтнамэ” лоэмасы белэн бэйлэнешле дэвам итэ. XIX гасырда исэ татар эдэбия-тында хатларныц матур YPнэклэре булган Г.Кандалыйныц “Сэхилж;амалга”, “Фэрхи” кебек лоэма-хатлар билгелэнэ. Шулай ук “XIX гасырда кYренекле татар ледагогы Фэхрелбанат Селэйманиянец шигырь белэн фарсы телендэ язылган хаты бар [5: 178].
XX гасыр башында хат жанры кече жанр буларак Yсеш кичерэ. Г.Тукай, Ф.Эмир-хан, Г.Ибраhимов, Г.Камал, С.Рэмиев, Дэрдемэнд h.б. эдиллэрнец хат ^анрында деньяви мэсьэлэлэрне, телэк-омтылыш-ларны, хис-кичерешлэрне чагылдырулары мэгълYм.
Совет чорында хат ^анры тагы да сэнгатьчэ эшлэнеше ягыннан Yсэ, стиль катламнары ягыннан байый. Эпистоляр-хатлар стиле ^анланыл кител, лрозада, лири-када Yсеш кичерэ. (Ь.Такташныц “Килэчэккэ хатлар”, Г.Кутуйныц “Талшырылмаган хатлар”, М.Эгьлэмовныц “Тукайдан хатлар” h.б.).
ХХ гасыр ахырына таба актив яшэешен саклал килгэн эпистоляр-хатлар стиленец кулланылышы шактый чиклэнде, телефон hэм мобиль элемтэ чараларыныц активлашуы хат язуны шактый киметэ. Шуныц белэн эпистоляр-хатлар стиле бергэ аныц яца тере барлыкка килде. Интернет аша татарча хат алышу хэзерге
1http://www.vostlit.info/Texts/Dokumenty/Zolotoord/XI
V/1380-1400/Pisma_zol_chanov/text.phtml?id=3955
кендэ шактый актив кYрeнeшкэ эйлэнде. Кеше эшчэнлеге сферасында эпистоляр-хатлар стиле вазифасыныц формасы Yсeш-Yзгэрeш кичерел, бYгeнгe кендэ дэ лексиканыц стиль катламнарын баетуын дэвам итэ.
Элистоляр-хат стиленец бай традиция-лэре hэм аерым калыллары да формалашкан. Ул калыллардан рэсми хатларны, гаилэ хатларын,
мэхэббэт хатлары, шэхси хатлар кебек терлэргэ аерырга кирэк. Хатлар кеше эшчэнлеге терле сфераларына юнэлдерелгэн булу сэбэлле (официаль хат, дустанэ хат, эдэби хат, лублицистик хат кб.), лексиканыц эпистоляр-хатлар стиле катламында жаргон CY3лэр, лрофессионализмнар, и^тимагый-сэяси лексика киц кулланыла.
ЭДЭБИЯТ
1. Авхадиева А.И. Лексические особенности эпистолярного стиля в татарском языке // Востоковедение: сб. ст. и докл. Вып. 2, 3. - Казань: КГУ, 2005. - Б.103-104.
2. Виноградов В.В. Избранные труды. Лексикология. - М.: Наука, 1977. - 312 с.
3. Кукляшев С. Татарская хрестоматия. - Казань: Тип. имп. ун-та, 1859.
4. Стилистический энциклопедический словарь русского языка/Под ред. М.Н.Кожиной. - М.: Флинта: Наука, 2003. - 696 с.
5. ЭхмэтщановМ. Хат калыплары // Казан утлары, 1993, №3. - Б.178-181.
6. Бэширова И.Б. Татар стилистикасыныц теоретик нигезлэре. - Казан, 2005.
7. Бэширов К.Ф. Хат язмак ысулы. - Казань: Бр. Каримовы, 1908. - 28 б.
8. Бэширов К. Хат язмак ысулы. - Казан, 1913. - 14 б.
9. Гыймрани Бадретдин (эл-Паравый). Хат язмак намYнэсе. - Казань, лито-тип. Харитонова, 1904. - 30
б.
10. Курбатов Х. СYЗ сэнгате. Татар теленец лингвистик стилистикасы hэсм поэтикасы. - Казан: Мэгариф, 2002. - 197 б.
11. Мамишев Н.П. Хат мегаллиме. - Казань: Бр. Каримовы, 1908.- 13 б.
12. УрманчиевМ. Менашэт татария. - Казан, 1900. - 14 б.
13. Хаков В.Х. Совет чоры татар эдэби теленец стилистик системасы Yсешендэ теп тенденциялэр // Актуальные вопросы грамматики и стилистики татарского языка. - Казан, 1981.- Б.33-39.